Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Татарстан кроссы» узды

Ярышта 300гә якын спортчы катнашты.

Көннең болытлы, салкынча булуына карамастан, Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионына халык Сабантуйга килгән кебек агылды. Моның сәбәбе дә бар: бүген биредә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2022» җиңел атлетика ярышы оештырылды. Әлеге чарага район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, 300гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар җыелган иде. Катнашучылар төрле яшь төркемендә 1 чакрымга ярышты. Шулай ук VIP-узыш та үткәрелде. 

«Бу чара Россия күләмендә оештырыла. Ел саен катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны арта бара. Аны башка методика буенча уздырып, дистанция һәм вакытны исәпкә алмаска да мөмкин. Ләкин районыбызда кроссны ярыш буларак үткәрәбез. Призлы урыннарны алучыларга быел 66 медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр әзерләдек», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Илсур Кәшәпов.

Нырты мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Шәйхетдинова да үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Мин ярышка ныклап әзерләндем, йөгердем. Профессионал булмасам да, йөгерергә яратам. Кросс бик кирәк дип уйлыйм, чөнки ул – сәламәт яшәү рәвеше». 
Димәк, спортның сәламәтлек нигезе икәнен кукмаралылар кечкенәдән белеп үсә.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk