Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада «Татарстан кроссы-2025» узды

Йөгерү бәйгесендә мәктәп укучылары, оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм спорт сөючеләр катнашты.

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында республикакүләм «Татарстан кроссы-2025» спорт чарасы узды.

Йөгерү бәйгесендә мәктәп укучылары, оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм спорт сөючеләр катнашты. Аларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сәламләп, спорт бәйрәме белән котлады һәм бу чара  олысын, кечесен  –  барыбызны да берләштерә дип билгеләп үтте.

Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм яшьләрне актив тормышка җәлеп итү. Катнашучылар төрле дистанцияләрдә көч сынашты.

Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды. Йөгерүчеләр арасында иң кечкенә балага 4 яшь булса, ә өлкәннәргә 60 яшь иде. 

Байлангар авылыннан Лилия Сәйфетдинова –  күпбалалы әни. Алар тормыш иптәше Руслан белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

«Бүгенге кросска ике улым һәм кызым белән килдек. Иң өлкәне Байлангарда калды, чөнки бүген көрәш буенча ярыш була. Аллага шөкер, балалар барысы да спортны яраталар, тырышалар. Бу аларга әтиләреннән бирелгәндер дип уйлыйм, чөнки ул да көрәшкән, спорт буенча уку йорты тәмамлаган. Олысы көрәшне, икенче улыбыз һәм кызыбыз  чаңгыны үз итә. Кечкенәсенә дүрт яшь, бүген ул да йөгерде, апасы белән абыйсыннан калышасы килмәде. Киләчәктә ул да үзенең күңеленә яткан спорт төрен сайлар дип уйлыйм. Бәлки самбоны үз итәр, чөнки бик тере, шук бала», – дип сөйләде Лилия.

 

Динә Ситдикова, Идәлия Галимҗанова, Кукмара 4нче урта мәктәп:

Татарстан кроссында беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел. Безгә бик ошый. Гомумән, без физкультураны бик яратабыз. Кыш көне чаңгыда йөрибез.
 

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев