Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

Катнашучылар төрле яшь төркемендә 1 чакрымга ярышты.

Бүген Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионында Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2024» җиңел атлетика ярышы оештырылды.

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

Көннең иртән салкынча булуы да беркемне куркытмады. Әлеге чарага район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралылар җыелган иде. Катнашучылар төрле яшь төркемендә 1 чакрымга ярышты. Шулай ук VIP-узыш та үткәрелде.

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

«Бу чара Россия күләмендә оештырыла. Районыбызда кроссны ярыш буларак уздыра башлаганга быел 20 ел. 300дән артык спорт сөючеләр катнашыр дип көтелә. Призлы урын алучыларга медаль һәм грамоталар әзерләдек», — дип билгеләп үтте үз чыгышында Илсур Кәшәпов.

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

Тумышы белән Камышлы авылыннан булган кукмаралы Руслан Хафизов бер чакрым араны барлык катнашучылар арасында иң тизе — 2,45 минутта үтә алды. Райондашыбыз үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Йөгерү белән шөгыльләнүемә 6 ел була. Ярышларга төрле шәһәрләргә йөрим. Тиз йөгерүнең сере даими күнегүләрдә. Яшьләргә киңәшем шул: ялкаулыкны җиңәргә һәм тырышырга кирәк. Йөгерү бик мөһим, чөнки спортның һәр төре йөгерүдән башлана», — диде ул.

Ярышка Манзарас мәктәбенең физик культура укытучысы Рилия Фәйзуллина 19 укучысын алып килгән иде.

«Әлеге чарада ел саен катнашабыз, призлы урыннар алабыз. Һәр укучым үз теләге белән бик теләп шөгыльләнә», — дип ассызыклады ул. 

Бүгенге ярышта үз яшь категориясендә беренче урын яулаган, Манзарас мәктәбендә укучы Денис Донских белән дә аралашып алдык.

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

«Башка елларда көндәшләрем көчле булганлыктан, быел бик ныклап әзерләндем. Шуңа күрә җиңү авыр бирелмәде. Алга таба да үз алдыма зур максатлар куячакмын», — дип сөйләде 9Б сыйныфы укучысы.

Ел саен әлеге кросста катнашучылар арасында «Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире Рузалия Гобәйдуллинаны, Югары Күзмис клубы мөдире Людмила Дмитриеваны, ветераннардан Вахиттә яшәүче спортчы Рашит Гарифуллинны күрүе күңелле. 

«Мин спортны бик яратам. Узган елны ГТО нормативын алтын медальгә тапшырган идем. Быелгы кросста да үз көчемне сынап карыйсым килде. Ярышта азарт белән йөгерәм», — дип сөйләде Людмила Дмитриева.

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

Стартка басучылар белән янәшәдә үзебезнекеләр — хезмәттәшебез булуына аеруча сөендек. «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире Эльвира Миннәхмәтова ярышта тәүге тапкыр көч сынаша. Ул спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген искәртте.

«Җәй көне буш вакытларымда үзәк стадионда йөгердем. Музыка тыңлап, үз көемә әкрен генә йөгерергә яратам. Икенче елгы кросска яхшылап әзерләнергә үземә максат куйдым. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк», — диде баш мөхәррир. 

Кукмарада «Татарстан кроссы-2024» узды

Спортның сәламәтлек нигезе икәнен яхшы аңлаучы кукмаралылар бүген, беренчедән, үз көчләрен сынаса, икенчедән, саф һавада рәхәтләнеп ял итте.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев