Кукмарада СССРның спорт мастеры Шамил Җәләлетдинов истәлегенә волейбол буенча мемориал узды
Анда районнан биш команда («Исполком», «Джокер», «Барс», «Легендалар», «Фанис Ко») көч сынашты.
Шәһәрнең «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында СССРның спорт мастеры Шамил Җәләлетдинов истәлегенә волейбол буенча мемориал узды. Анда районнан биш команда («Исполком», «Джокер», «Барс», «Легендалар», «Фанис Ко») көч сынашты.
Шамил Кәрим улы Кукмарада туып-үсә, 1959 елда беренче мәктәпне тәмамлый. Ул җиңел атлетика, волейбол буенча райондагы иң көчле спортчыларның берсе була, Татарстанның волейбол җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясый һәм спорт мастеры исеменә лаек була.
Якташыбызның Мәскәү шәһәрендә яшәүче туганы Рафаэль Вәлиуллин инде менә унберенче тапкыр, Кукмараның спорт сөючеләрен бер залга туплап, аның истәлегенә волейбол турниры уздыра.
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов билгеләп узганча, әлеге турнир күп еллар дәвамында оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган спартакиада кысаларында нәкъ менә 4 ноябрь көнне оештырылган.
— Бу юлы уенга бераз үзгәрешләр, яшь чикләве кертелде. Команда составындагы кызларның яше — 25тән, ә ир-егетләрнеке 30дан арткан булырга тиеш иде һәм быел анда бары тик районыбыз командалары гына катнаша алды, — диде Илсур Шәрәфи улы.

Мемориалны оештыручы Рафаэль Вәлиуллин турнирның башыннан ахырына кадәр уенны күзәтеп торды.
— Яшьләр, студентлар арасында ярышлар болай да күп үткәрелә, ә менә урта буын һәм өлкәнрәкләр читтәрәк кала. Шуның өчен быел безнең максат аларны да спортка тарту иде. Турнир биш команда арасында узды. Волейболчыларның һәммәсе менә дигән формада, югары хәзерлекле. Яхшы уен күрсәткәнегез өчен рәхмәт, — диде ул.
Кукмарадан Ләйсән Нәҗипова «Исполком» командасы составында уйнады. Ике бала әнисе әлеге спорт төренә 35 яшендә килә.
— Бүгенгедәй хәтеремдә: волейбол ярышына команда туплаганда исемлеккә мине дә керттеләр. Кулыма туп тотып карамаган, мәктәптә дә волейболдан ерак торган кеше идем, югыйсә. Башта куркып, югалып калдым. Әмма спорт залына йөри, үз эшләренең осталары булган тренерлар кул астында шөгыльләнә торгач, ияләнеп киттем, еллар узган саен тәҗрибәм дә артты. Волейболга килгәнемә инде тугызынчы ел китте. Миңа бик ошый. Команда белән төрле ярышларга барабыз, уңышларыбыз да шактый. Эштән соң, атнага ике тапкыр кичке якта "Барс Арена«га шөгыльләргә йөрим. Мемориалга килгәндә, безнең белән уйнаган командалар барысы да бик көчле иде. Күбесендә инде озак еллар волейбол белән шөгыльләнүчеләр бар. Без дә югалып кала торганнардан түгел. Шуның өчен тырышып уйнадык.

Уенчыларга көч биреп утыручылар арасында Түбән Үрәс авылыннан Роберт Җиһангиров та бар иде. Балачагыннан волейбол белән шөгыльләнгән райондашыбыз хәзер дә спорт залыннан кайтып керми икән.
— Волейбол ул — хәрәкәт, энергия чыганагы. Бу юлы үзем катнашмасам да, уенны бар күңелем белән эченә кереп китеп карап утырдым, — ди ул. — Ветераннар арасында гына түгел, яшьләр белән дә уйныйм, сынатмыйм әле мин. Авылдан спорткомплекска йөрим, аннан ял итеп кайтам. Мондый ярышлар оештыру, аеруча үсеп килүче яшь буынны, яшьләрне спортка тарту бик кирәк.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- 1нче — «Легендалар»;
- 2нче — «Джокер»;
- 3нче — «Исполком»;
- 4нче — «Фанис Ко»;
- 5нче — «Барс».
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев