Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары буенча турнир узды

Катнашучылар шарларны уемнарга кертте, капчык атты, фишкалар белән ячейкаларга эләгергә тырышты.

«Барс-Арена» спорткомплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары буенча турнир узды. Ул Бөек Җиңүгә багышланган иде. 

Нократ Аланыннан – өч, Саба, Кукмара районнарыннан командалар спортның джакколо, новус, шаффлборд, корнхол, кульбуто, бочче дигән төрләрендә көч сынашты.

Катнашучылар шарларны уемнарга кертте, капчык атты, фишкалар белән ячейкаларга эләгергә тырышты. 

«Физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең барысы да йөзү, йөгерү, баскетбол уйный алмаска да мөмкин. Ә менә өстәл уеннарын, үзенә туры килгәнен сайлап алып, һәркем булдыра», - дип билгеләп узды район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов. 

Спорт рухы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән дистәләгән кешене берләштерә. Алар өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә шундый ук мавыгуларны уртаклашучы якын кешеләр белән аралашу.

Уеннарда аеруча уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk