Кукмарада район башлыгы Кубогына өстәл теннисы буенча район беренчелегенең беренче этабы уза
Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге ир-егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар.
Бүген Кукмараның «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча район беренчелегенең беренче этабы уза.
Ярышлар өч категориядә үткәрелә: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге ир-егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар.
«Мин теннисны мәктәп елларыннан ук уйныйм. Без яшь чакта мондый профессиональ теннис өстәлләре юк иде, ә хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, кичләрен клубта уйныйбыз», - дип уртаклашты Поч.Кучук авылыннан Валерий Ишпаев.
Олыяз урта мәктәбеннән Алисә Бәйрәмова ярышларга күп әзерләнгән. «Инде ике ел теннис белән шөгыльләнәм. Иң элек абыйдан күреп кызыксына башладым. Теннис - минем яраткан спорт төре», - дип сөйләде ул.
Ярышлар ай саен ун этапта узачак. Декабрьдә супер-финал узачак. Аларда районның барлык теләүчеләре катнаша ала.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев