Кукмарада Нурсил Галиев призларына татарча көрәш ярышлары үтте
Бәйгедә Кукмара һәм Саба районнарыннан килгән, 28—70 килограмм авырлыктагы сиксәнгә якын укучы бил алышты.
Кукмарада районыбызның мөхтәрәм кешесе, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр абсолют батыры, милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, РСФСРның атказанган спорт остасы, хезмәт ветераны Нурсил Зиннәт улы Галиев призларына татарча көрәш ярышлары узды.
Бәйгедә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин котлады. Ул Нурсил Зиннәт улының Кукмараның спорт ельязмасында үзенең лаеклы урыны булуын билгеләп үтте, ветеранны 80 яшьлеге белән котлап, аңа районның зур бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
.jpg)
«Әлеге бәйгенең көрәшчеләр тәрбияләүдә әһәмияте гаять зур, — ди ярышларны оештыручы «Батыр» спорткомплексы җитәкчесе Нуретдин Зыятдинов. — Быел уннан артык үлчәү авырлыгында көч сынашачаклар. Алар арасыннан республика, Россия чемпионнары да чыгар дип өметләнәбез».
Инде кырык елга якын үткәрелеп килүче әлеге бәйгедә Кукмара һәм Саба районнарыннан килгән, 28 килограммнан 70 килограммга кадәр авырлыктагы сиксәнгә якын укучы бил алышты. Призлы урыннарны алучыларга Мактау кәгазләре, акчалата премияләр тапшырылды.
.jpg)
«Сиксән яшемдә балаларга үз кулым белән бүләкләр тапшыра алу — минем өчен зур сөенеч, — ди Нурсил Галиев. — Әлеге ярышлар дәвамлы булыр, киләчәктә дә бәйге мәйданында ачрашырбыз дип ышанам».
Рәшит Минлегалиев
Фото: Рәшит Минлегалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев