Кукмарада герой истәлегенә хоккей турниры узды
Турнир быел икенче тапкыр узды.
Спорт мәйданчыклары кешене берләштерә, ә хәтер чаралары күңелләрдә тирән эз калдыра. Бүген боз аренасында узган очрашу да нәкъ шундый мәгънәгә ия булды - ул катнашучыларны хәтер һәм кадер хисләре тирәсенә туплады. Спорт сөючеләр, дуслар, туганнар - барысы да бер игелекле максат белән җыелып, батыр йөрәкле егеткә багышланган истәлекле бәйгене бердәм рухта уздырды.

"Олимп" Боз сараенда узган хоккей турниры махсус хәрби операциядә һәлак булган Байлангар авылы егете Атлас Нәҗмиев истәлегенә багышланган иде. Анда район спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин, хәрбинең әти-әнисе, тормыш иптәше, туганнары, якыннары һәм башкалар катнашты.
Атлас Алмаз улы 1997 елның 15 ноябрендә дөньяга килә, махсус хәрби операция зонасында атучы булып хезмәт итә. Якташыбыз 2024 елның 12 ноябрендә хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була.

- Абый белән без ике төрле холыклы кешеләр. Шулай булса да, бик якын, дус идек. Ул тыйнак, оялчан... Мине дә гел яхшылыкка өйрәтте, киңәшләрен кызганмады. Хоккей спорт төре белән кызыксыну да абыйның этәргече дип уйлыйм. Миңа ул вакытта - җиде, абыйга 11 яшь иде. Башта аның белән авылдагы шугалакта шудык, уйнарга өйрәндек, аннары "Олимп" Боз сараена йөри башладык. Абый белән якынлык ул махсус хәрби операция зонасына киткәч тә кимемәде, һәрвакыт элемтәдә тордык. Соңгы тапкыр 2024 елның 13 октябрендә хәбәрләштек. Аннан соң безнең аралар өзелде. - диде Геройның бертуган энесе Азат Нәҗмиев, туганы турындагы истәлекләрне барлап.

Хоккей турниры быел икенче тапкыр узды. Күчмә Кубок өчен алты команда көч сынашты: "Олимп", "Байлангар", "Адай", "Большак", "Заря" һәм Сосновкадан килгән "Витязь". Үткән ел Кубокны казанлылар алып киткән. Быел исә әлеге команда катнашмады.
- Үткән ел бу ярыш 26 гыйнвар көнне оештырылды. Быел аны абыйның җирләнгән көне - 4 декабрьгә якынрак датада үткәрергә булдык. Киләчәктә аны һәр декабрьнең беренче якшәмбесендә уздырырга планлаштырабыз. Командаларга җыелып килгәннәре өчен рәхмәт, болар барысы да элек-электән безнең белән бергә булган егетләр. Әйтик, ел саен гыйнвар аенда без Сосновкага бара идек, бүген менә үзләре килделәр. Уенны оештыруда җирлек башлыгы, дуслар, туганнар булышты. Алар һәрвакыт янәшәдә, нәкъ менә кайгы килгәндә кешенең кем икәнен аңлыйсың икән. Алга таба шулай бердәм булып калырга язсын, - диде Азат.
Турнир Атлас Нәҗмиевнең батырлыгын искә алу, аны хөрмәт итү өчен оештырылды. Мондый очрашулар батырларыбызны онытмау, аларны киләчәк буыннарга да җиткерү өчен кирәк. Ул ел саен дәвам итеп, кешеләрне берләштерер һәм Герой турындагы хатирә, истәлекне яшәтер дип ышанабыз.
Илнар Кәримуллин, Байлангар авыл җирлеге башлыгы:
- Атлас безнең күз алдында үскән егет. Ул кечкенә вакытларыннан ук спортны яратты, аның белән шөгыльләнеп, чыныгып үсте. Җирлектә үткәрелгән барлык спорт чараларында актив катнаша иде. Сабантуй, район башлыгы Кубокларына көрәшә, футбол командасы составында уйнады, бигрәк тә хоккейны үз итте. Хәтта Казанга киткәч тә спорттан читләшмәде. Үзем дә бүген "Байлангар" командасы составында бозга чыктым. Яшьтән үк хоккейны, гомумән, спортны яратам. Шуңа күрә Казан педагогика институтының спорт факультетында белем алдым. Аны тәмамлап, Байлангар мәктәбендә тренер булып эшли башлагач, хоккей командасы тупладым. Хәзер инде бу егетләр үстеләр, үзләре әти булдылар, әмма шулай да хоккейны ташламадылар. Дүрт ел элек җирлекләр арасында уза торган спартакиадада без ундүртенче урында идек. Быел, Аллга шөкер, өченче урынга күтәрелә алдык. Шушы ук хоккей уйный торган егетләр башка спорт төрләрендә дә актив. Шуның нәтиҗәсе булып, без 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләндек. Әлеге акчага спортзалга теннис өстәле, волейбол туплары, сеткасы алдык. Балаларга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен җирлектә бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Уен нәтиҗәләре буенча "Байлангар" - беренче, "Адай" - икенче, "Олимп" командасы өченче урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев