Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада эшмәкәрләр командалары арасында волейбол турниры узды

Командалардан ярышта катнашу өчен җыелган сумма «Сугышчан кардәшлек» оешмасына, мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм итәргә кирәк-ярак алу өчен тапшырылды.

Килешәсезме: волейбол – иң матур, мавыктыргыч спорт төрләренең берсе ул. Ә командаларның көчләре дә бертигез булса, уен тагын да ныграк үзенә тарта.

Үткән атнада «Зилант» спорткомплексында әнә шундый мавыктыргыч турнирларның берсе үтте. Аны эшмәкәрләр: Кукмарадан Фәнис Шакиров һәм Олыяздан Нияз Галиевлар оештырды. «Эшмәкәрләр командасы Кубогы» дип аталган ярышка районыбызның оешма-предприятие командалары чакыру алса да, ул гадәти генә бәйгегә кайтып калмады. Һәр команда бу турнирга 2500 сум күләмендә взнос түләп керде. Ә әлеге сумма Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасына мобилизацияләнгән солдатларга кирәк-яраклар сатып алырга ярдәм итү өчен бирелде. 

«Безнең районда волейбол уйнарга яратучылар күп. Әмма көчле, бердәм командалар аз, юк дәрәҗәсендә. Элек  һәрбер оешма-предприятиенең үз командасы була иде. Ә хәзер карасаң, катнашучыларның 50-60 проценты “элеккеге гвардия”дән тора. Шуңа күрә волейболны тагын популярлаштыру максатыннан, бу турнирны үткәрергә булдык та инде», - ди Фәнис. 

Залда, Фәнис әйтмешли, инде дистә еллар дәвамында кулыннан волейбол тубын төшермәгән спортчылар бар. Әйтик, Янилдән Марсель Смирнов, Олыязда туып-үскән эшмәкәр Фәнил Әгълиуллин, Рудник авылында яшәүче Наил Шакиров, Зур Кукмарадан  Фоат Шәймәрдановлар, Кукмарадан Илфат Шәймәрданов,  Николай Павлов, Марат Әхмәтшиннар, үзе дә бик күп волейболчылар әзерләгән Айрат Вахитов, полиция ветераны Айрат Насыйров, Зур Сәрдектән Илһам Газизуллиннарны әлеге исемлеккә бик теләп кертергә була. 

Миңа шәхсән район эчке эшләр бүлеге командасының уйнавы күңелгә якын. Эдуард Асапов, Илназ Фәйзуллиннарның уен алымнары «чиста», тупка сугулары да төгәл, көчле. Әнә алар белән бер командада уйнаучы, эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Гафуровның да кәефе күтәренке. «Турнирның приз фонды Россия мәнфәгатьләрен яклауда катнашучы мобилизацияләнгән солдатларыбызга ярдәмгә китәчәген алдан ук белдек, һәм җиңү өчен үзебездән дә азмы-күпме өлеш керүе күңелне үстерә», -  диде ул. 

Әлеге турнирга Мамадыш районының Тәкәнеш авылыннан да команда килгән иде. Фермер, команда капитаны Альберт Әкбәров бу безнең әле тулы состав түгел, дисә дә, егетләр һәм бердәнбер кызлары, 11 сыйныф укучысы Эльвина Җәмиловадан торган команда матур, бербөтен уен күрсәтте. Уены-чыны белән Гадел Зиннәтовтан: «Син үзеңнең командада  иң яхшы уенчы икәнеңне беләсеңме?» - дип кызыксынган идем. «Әйе, беләм», -  диде ул, бик ышанычлы итеп. Дөрес әйтте: спортта әнә шулай амбициоз булу да кирәк шул!

«Ай саен Тәкәнешнең үзендә волейбол буенча турнир үткәрелә. Бүгенге ярышка взнос түләп керәсе булса да, бик теләп килдек. Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин авылыбызда зур спортзал төзетте. Ишеге көн саен ачык. Анда авылыбызның бала-чагасы, яшьләре, хәтта 60 яшьлек өлкән буын да волейбол уйнарга йөри, 3-4 командалык кеше җыела», - диде Альберт. 

Кемгә ничектер, шәхсән үземә бер төркемгә туры килгән «Тойма» ширкәте  белән район электр челтәре командасының капма-каршы булган уены ошады. Беренче уенда Кукмара командасы җиңсә, икенчесендә туембашлылар өстенлек алды. Ә өченче таймның ахыргы минутларына кадәр очколар тигез барды, дисәң дә була. Нәтиҗәдә электр челтәре командасы җиңү яулады. 

...Сигез командадан 20 мең сум күләмендә акча җыелган иде. Ярыш тәмамлануга «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан фото-видео хисап та килеп иреште. Әлеге оешма җитәкчесе Илдар Зәйнуллин: «Тапшырылган суммага 9 данә  казан (20 мең 368 сумга) сатып алынды. Февраль аенда махсус операция баручы территориягә гуманитар колонна китәчәк һәм бу казаннар  безнең мобилизацияләнгән якташларыбызга тапшырылачак. Бик зур рәхмәт барыгызга да», - дип хәбәр итте. 

«Турнир озын гомерле булсын иде, шәп узды бит», - диде «Восток» җәмгыяте җитәкчесе, үзе дә эшмәкәрләр командасы составында уйнаган Алексей Леонтьев. 
Әйе, шулай булсын иде.  
 
I урында – район электр челтәре , II урында – «Тойма» ширкәте, III урында -  «Эшмәкәрләр»,  металл савыт-сабалар заводы командалары. 
«Иң яхшы туп күтәртүче» – Марат Әхмәтшин (район электр челтәре), «Иң яхшы сугучы» – Айрат Нигъмәтҗанов («Тойма»),  «Иң яхшы блок куючы» – Райнур Закиров («Эшмәкәрләр»).
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык

erid: 2VtzqxWHLUk