Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада армрестлинг буенча республика турниры уза

Анда 270тән артык яшь спортчы катнаша.

Бүген «Барс Арена» спорткомплексында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап, металл савыт-сабалар заводы призларына армрестлинг буенча республика турниры уза. 

Ярышта Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Кукмара, Тәтеш, Актаныш, Арча, Балтач, Мөслим, Түбән Кама, Теләче, Питрәч, Чистай һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы районнарыннан килгән 270тән артык яшь спортчы катнаша. Турнир 2007-2008, 2009-2010, 2011-2012, 2013-2014 елгы яшь категорияле һәм 70,80 килограммга хәтле — ир-егетләр, 60 килограммнан югары хатын-кызлар арасында үткәрелә. 

Район башлыгы Сергей Димитриев һәм республиканың армрестлинг Федерациясе вәкиле Илдар Фәесхановлар сәламләп, җиңү, матур уен теләде. 

«Районнан ярышта 51 кеше катнаша. Гомуми команда буенча, Аллаһ боерса, беренче урынга өметләнәбез. Спортчылар барысы да көчле», — диде чараны оештыручы, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге педагогы Рузия Габдрахманова. 

Илназ Якупов, Зур Кукмара: 

Мин бүген 80 килограммга хәтлек авырлыкта көч сынашачакмын. Кул көрәше белән 10 сыйныфтан бирле шөгыльләнәм, алты еллап бар инде. Тренерым Рузия Габдрахманова иде. Бу спорт төре ошады, төрле шәһәрләргә йөрдек. Идел буе Федераль округында берничә тапкыр беренче урын яуладым, Россия буенча беренче дүртлеккә, бишлеккә кергән булды. Спорт белән шөгыльләнергә кирәк дип уйлыйм, чөнки ул тормышта да булыша, үзеңне формада тотасың. Бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем алам. Әмма әлеге спорт төрен ташламадым. Үткән ел югары уку йортлары беренчелегендә катнашып, беренче урын алдым. 

Илзирә Зиннурова, Мөслим: 

Мин армрестлинг белән ике ел шөгыльләнәм. Мөслимдәге «Яшьлек» спорт мәктәбенә йөрим. Тренерым — Фларис Бариев. Уңышларым да бар, мәсәлән, быел Россия беренчелегендә өченче урын алдым. Бу ярышка үткән ел да килеп, дүртенче урын алган идем. Кукмара бик ошады, әйбәт каршы алдылар. Гомумән, төрле шәһәрләргә йөрергә яратам, чөнки яңа җирләр күрәсең, яңа кешеләр белән аралашасың. 

Лилия Хөсәинова, Казан: 

Минем Әмир улым Казан шәһәрендә 149нчы лицейда белем ала. Бик теләп армрестлинг белән шөгыльләнә. Кукмарага беренче тапкыр килдек, бик ошады. Бар җирдә чисталык, матурлык. Кичтән килеп кунакханәдә кундык, кафе да якында гына иде, анда ашау да бик тәмле, әллә район җирлеге булгач, продукция «свежий» микән, белмим. Әле бүген базарга да кереп чыктык. Авыл ризыклары алдык. Әле дә Кукмара урамнары буенча йөреп кайтырга уйлап торабыз. Бүгенге көн безнең өчен бәйрәм кебек булды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев