Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара яшүсмерләре волейбол буенча республика беренчелегендә икенче урынны яуладылар

Алар декабрь аенда Уфада үтәчәк Идел буе беренчелегенә путевка оттылар.

2010-2011 елда туган яшүсмерләр арасында Казанның Үзәк стадионында дүрт көн буена волейбол буенча («А» төркеме) республика беренчелеге барды.

Кукмараның «Барс Арена» спорт залында тренер Ильмар Шәймәрданов кул астында шөгыльләнүче яшүсмерләр анда күркәм нәтиҗәгә ирештеләр – Казан командасына гына җиңелеп, икенче мактаулы урынны яуладылар һәм декабрь аенда Уфада үтәчәк Идел буе беренчелегенә путевка оттылар. Алар бу турнирда Казан шәһәреннән ике һәм Яшел Үзән, Буа, Яр Чаллы шәһәрләре, Мөслим командалары белән уйнадылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk