Кукмара фермерлары җәйге спартакиадада катнашты
Спорт

Кукмара фермерлары җәйге спартакиадада катнашты

Спартакиадада 7 команда катнашты

Арчада Татарстан фермерларының беренче җәйге спартакиадасы үткәрелде. Анда Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Алар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы икенче урынны яулады.


Нет комментариев