Киндеркүл авылыннан Илүзә Баһавиева «Суперниндзя. Дети» проекты кастингында катнашачак
Ул беренче сайлап алу турын уңышлы үткән, хәзер аны 2 ноябрь көнне Казанда узачак кастинг көтә.
Киндеркүл авылыннан Илүзә Баһавиева кызыклы да, шул ук вакытта куркыныч та спорт төре — каршылыклар аша узышу, ягъни турникларда төрле күнегүләр башкару, ясалма булдырылган киртәләрне җиңү белән шөгыльләнә. Монда спортчыдан тизлек, техника, көч, чыдамлык, төгәллек таләп ителә. Әлеге спорт юнәлеше соңгы елларда популярлаша, әмма кызлар арасында мондый шөгыль сайлаучылар сирәк. Илүзә исә аларның берсе, һәм ул бу эшне яратып, күңел биреп башкара. Без Илүзә белән якыннанрак танышып, аның кызыксынуы турында сөйләштек.
Спорт дөньясына беренче адымнар
Илүзә Манзарас мәктәбендә җиденче сыйныфта гел «бишле» билгеләренә генә белем ала, олимпиадаларда катнаша. Аның турында иң беренче тапкыр әнисе Алсу Баһавиеваның статусыннан күреп алдым. Ул анда кызының турникта төрле күнегүләр ясаганын куйган иде. Шаккаткыч бит, кыз бала шундый трюклар ясасын әле! Хәзерге заманда күп кенә ир-малайлар хәтта турникта күтәрелә дә алмый.
Илүзә каршылыклар аша узышу белән шөгыльләнә башлагач, күпләр башта моңа аптыраган: «Кыз бала бит, ничек инде турникта әйләнер, төрле трюклар ясар?» — дигәннәр. Әмма аның ныклы ихтыяр көче һәм үз-үзенә ышанычы бөтен шикләрне юкка чыгарган. Хәзер исә туганнары, дуслары да аны хуплый, яңа үрләр яуларга үсендереп тора.
— Мин кечкенәдән үк актив бала идем. Әмма мондый спорт төренә соңрак килдем. Кызыксынуым интернетта «Суперниндзя. Дети» тапшыруының беренче сезонын күргәннән соң башланды. Бу үткән елның август ае иде, — ди Илүзә, елмаеп.
Бәлки бу юнәлештә беренче адымнар иртәрәк тә ясалгандыр. Чөнки әтисе абыйсын турникта күтәрелергә өйрәткәндә кечкенә Илүзә дә: «Әти, мине дә өйрәт әле», — дип сорый торган була.
— Тормыш иптәшем Айнур белән ике бала тәрбияләп үстерәбез. Олы улыбыз Ислам Казан Федераль Университетының дүртенче курсында белем ала. Ул да спорны ярата, спортзалларга йөри. Әмма Илүзә күңелен спортка тирәнрәк биргән. Ул шөгыльләнү өчен әтисеннән турник сорый. Мәктәпкә барганда да юл буенча: «Эх, менә монда турник булсын иде дә, мин шулардан сикерә-сикерә, „очып“ кына барыр идем», — ди. Ирем дә спорны үз итә, бигрәк тә аның әнисе — кайнанам спорт җанлы кеше. Ул мәктәптә укыганда ук чаңгы, йөгерү буенча ярышларда актив катнашып, алдынгы урыннар яулый торган була. «Мин гел биектә, агач башларында йөрергә яраттым. Оныгым Илүзәне нәкъ менә үземнең кыз чагыма охшатам», — ди ул. Мин, әни кеше буларак, аны бу спорт төреннән тыярга тырыштым. Сәламәтлегенә зыян килмәсен, имгәнмәсен дип курыктым. Әмма аның карары нык, туктатып булмый. Ул һәр хәрәкәтне уйлап, саклык белән башкара. Иң мөһиме — үзен бәхетле итеп тоя. Мин аның белән горурланам! — диде ул.
Илүзә беренче күнегүләрне үзләренең ишегалларындагы турникта ясап карый. Башта бары тик өч тапкыр гына тартыла ала. Әкренләп остара, спорт мәйданчыкларына барып, бер турниктан икенчесенә сикерергә өйрәнә. Хәзерге вакытта ул турникта егерме тапкыр тартыла.
— Физкультура дәресен бик яратам. Укытучыбыз — Рилия Фәйзуллина. Төрле спорт ярышларында катнашырга тырышам. Физкультура атналыгында, турникта тартылып, беренче урынны алганым бар, — диде спорт сөюче кыз.
Тик күп кеше әлеге спорт төрен ир-егетләрнеке итеп кабул итә. Шуңа бәйле бер моңсу хатирә дә кызның күңелендә калган. Район авыл Сабантуйларының берсендә ул 17 тапкыр турникта күтәрелә, әмма аңа, бу ир-егетләр ярышы дип, хәтта бер яулык та бирмиләр.
Бүгенге көндә Илүзә көн саен диярлек спорт мәйданчыгында — турникта махсус күнегүләр ясап, физик формасын камилләштерә.
«Суперниндзя. Дети» — зур мөмкинлек
Илүзә, үз осталыгын сынап карарга теләп, СТС каналында баручы «Суперниндзя. Дети» проектына катнашырга гариза тапшырган. Бу — ил буенча иң көчле, җитез һәм рухы нык балаларны җыя торган проект. Катнашучылар катлаулы каршылыклар полосасын үтәләр, үзләренең физик мөмкинлекләрен һәм ихтыяр көчен күрсәтәләр.
Кыз әлеге тапшыруга бик җитди карый. Кастингка видео төшереп җибәргәнче үк, Казанга барып, тренер белән шөгыльләнеп, каршылыклар полосасын үтеп караган. Андагы тренер Илүзәнең мөмкинлекләрен күреп бик гаҗәпләнгән. Чөнки проектта биш-алты төрле каршылыктан торган полоса үтәргә кирәк, ә кыз беренче тапкырдан ук аларны хаталарсыз узган.
— Кукмарада әлеге спорт төре өчен махсус урыннар юк. Шәһәрнең кайсы урамында турник бар — шунда шөгыльләнә. Зур Кукмарадагы «Ялкын» яшьләр үзәгендә кыяга менү буенча шартлар булдырылачак дигәннәр иде, шуны көтәбез. Каникулларда тагын бер тапкыр Казанга барып, күнегүләрне кабатласак, әйбәт булыр иде. Ә Илүзәнең, гомумән, Казанда яшисе, яхшы спортзалларда шөгыльләнәсе килә, — диде Алсу.
Илүзә тапшыруга җибәрү өчен видеоны үзе төшергән, монтажлаган. Ул беренче сайлап алу турын уңышлы үткән, хәзер аны 2 ноябрь көнне Казанда узачак кастинг көтә. Хәтерләсәгез, бу тапшыруның өлкәннәрнекендә райондашыбыз Эльмир Хаҗиев та катнашкан иде. Ул да Илүзәгә үзенең киңәшләрен биргән, турникта эшләүнең техникасын, кайбер үзенчәлекләрен күрсәткән, кастингка гариза тутырырга булышкан.
— Бу шоу минем өчен — яңа тәҗрибә. Кем белә, бәлки бу юл мине зур спорт дөньясына алып чыгар, — ди Илүзә.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев