Янил мәктәбе укучылары: Кукмара бассейнына сәяхәтебез ошады
Рәхәтләнеп ял итеп, сөенеп кайттык.
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы. Без дә мәктәптә физкультура дәресләрендә спортның бик күп төрләре белән танышабыз.
Ә менә быел суда йөзү дәресләре дә үткәрелде. Аның өчен безне Кукмарадагы «Зилант» бассейнына алып бардылар. Зур, чиста, матур бина. Кызлар, малайлар өчен аерым киенү урыннары бар.
Ә бассейндагы суның рәхәтлеге! Иптәшләрем белән йөздек, чумдык, уйнадык. Беркемнең дә судан чыгасы килмәде. Без барыбыз да бассейнга бару мөмкин булганга шат идек. Рәхәтләнеп ял итеп, сөенеп кайттык.
Мәликә Ахметгалиева, Янил урта мәктәбенең 2б сыйныфы укучысы
Фото: Янил мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев