Чистайда узган армрестлинг буенча Татарстан Чемпионатыннан кукмаралылар призлы урыннар белән кайтты
Җиңүчеләргә медаль һәм грамоталар тапшырылды.
Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Анда физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Кукмара районыннан Руслан Степанов, Валерий Николаев, Илмир Мохтаров, Дамиан Әхтәмов — 1нче, Николай Большов — 2нче, Райнур Әсхәдуллин, Алинә Гарипова 3нче урыннарны яуладылар.

Призлы урын алучыларга медаль һәм грамоталар тапшырылды.
Флорид Хәбибуллин, «Батыр» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге
Фото: Флорид Хәбибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев