Спорт

Аргамаклылар Биектауда уңышлы чыгыш ясадылар

Биектау районының “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагерында 14-20 яшьлек һәм аннан зурраклар арасында шахмат, шашка уеннары буенча республика чемпионаты үткәрелде.

Әлеге ярышларда районның “Аргамак” командасы да (тренерлары – Дамир Галиәхмәтов) катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Шахмат уенында Ядегәрдән Николай Большов – беренче, Кукмарадан Тимур Антипов, Мөнир Гыймадиев, Зоя Платоновалар - икенче, рус шашкасы буенча Ядегәрдән Илгиз Ахмадуллин – икенче, Райнур Асхадуллиннар өченче, халыкара шашка ярышында Ядегәрдән Илгиз Әхмәдуллин – икенче, Николай Большовлар өченче урынга лаек булды. Гомумкоманда защетында аргамаклылар икенче урынны яулады.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев