Җәйге ял: Кукмара районының «Нараткай» лагеренда дүртенче смена эшли
Балалар лагерьда спорт белән шөгыльләнәләр, төрле күнегүләр ясыйлар.
Лагерь режимы
Хәзерге вакытта «Нараткай» лагеренда дүртенче смена бара. Регина Муллина сүзләренә караганда, ул спортка багышланган. Шуңа күрә балаларның күпчелек вакыты төрле спорт чараларында һәм тренировкаларда уза.
— Хәзерге вакытта корпусларда — 160, палаткаларда 16 бала ял итә. Алар белән барлыгы 19 әйдаман эшли. Балалар иртәнге 7.30 сәгатьтә йокыдан тора һәм күнегүләр ясый, аннары үзләре сайлаган спорт төре белән шөгыльләнә. Гомумлагерь чаралары исә кич белән оештырыла. Без барыбыз бергә 19.30 сәгатьтә җыелабыз. Әлбәттә, спорт белән кызыксынмаган балалар да бар. Алар да көн дәвамында вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрә. Бүген, мәсәлән, төшке ашка кадәр алар экоквестта катнаша, ә аннары әйдаманнар мастер-класс үткәрә, — дип сөйләде Регина Айрат кызы.
Балалар биредә волейбол, баскетбол, самбо, каратэ, йөзү һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнә ала. Моның өчен лагерьда барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Шулай итеп, һәр бала, үзенә ошаган спорт төрен сайлап, җәйге ял вакытын файдалы һәм актив үткәрә.
Укучылар фикере
Мәликә Сәмигуллина, Зур Кукмара:
— Алты ел инде каратэ белән шөгыльләнәм. Бу спорт төренә мине әтием алып килде, чөнки ул үзе дә тренер. Башта каратэ белән шөгыльләнү җиңел булмады, әмма хәзер инде ияләндем. Тренировкаларга яратып йөрим. Төрле ярышларда да актив катнашабыз. Россия күләмендә узган ярышта өченче урын алдым, ә Татарстанда чемпион исеменә лаек булдым. Каратэ мине тормышта көчле, чыдам һәм үз-үземә ышанычлы булырга өйрәтә. Сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Лагерьда да спорт белән шөгыльләнәбез, төрле күнегүләр ясыйбыз. Кичә, мәсәлән, кросс булды — сигез чакрым йөгердек. Миңа ул җиңел бирелде.
Сафия Хәйруллина, Кукмара:
— Каратэ түгәрәгенә язылырга мине әнием үгетләде. Ә аннары бу спорт төре үземә дә бик ошап китте. Шөгыльләнә башлавыма инде ике ел. Әлбәттә, авыр вакытлары да, җиңел чаклары да була. Тренировкаларда йөкләмә бик зур, әмма бу спорт төрен сайлавыма бер дә үкенмим. Киресенчә, каратэ мине көчле булырга өйрәтә. Чөнки тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, һәрвакыт үз-үзеңне яклый белергә кирәк. Лагерьда миңа бик ошый. Көн саен тренировкаларга йөрибез, йөгерәбез, төрле күнегүләр ясыйбыз. Вакытны күңелле һәм файдалы үткәрәбез.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев