Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Ураза тотучыга азан тавышы яңгырауга ук авыз ачарга ярыймы

Сорау-җавап.

КӨН АЯТЕ

«{Кыен чакта} сабырлык һәм намазга мөрәҗәгать итегез. Дөрестән дә, хушуглы {басынкы} булмаган кешеләр өчен генә намаз бер авыр эштер. («Бәкара» сүрәсе, 45 аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

«(Рамазан аендагы) уразаның фәкать Аллаһ ризалыгы өчен тотылган һәр көне ураза тотучының йөзен Җәһәннәм утыннан 70 еллык арага ерагайтыр» (Бохари, Мөслим).

СОРАУ:
Рамазан аенда ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән укырга тырышам. Намазны күмәкләшеп башкару саваплырак та, күңеллерәк тә, ләкин күңелне тырнап торган бер нәрсә борчый. Без (өлкәннәр) ахшам намазына чакыручы азанның әйтелгәнен тыңлыйбыз да, азан догасын кылганнан соң гына авыз ачабыз. Ләкин берничә шундый егет бар — алар азан әйтелә башлауга, шунда ук финик кабып, авыз ача башлыйлар. Кайсыбызның авыз ачуы дөресрәк?

ҖАВАП:
Шәригатьтә «азан тыңлау әдәбе» дигән төшенчә бар. Аның асылы азанга хөрмәт белдерүдән гыйбарәт, ягъни азан вакытында бернинди дә дөнья эше башкармау, күрешеп йөрмәү, азанны тыңлап, мөәзин артыннан азан сүзләрен кабатлау ихтирам белдерүнең шарты булып тора. Бу нисбәттән, өлкәннәрнең азанны тыңлап бетергәннән соң гына авыз ачулары дөресрәктер. Көнозын ураза тотып ризыктан — судан тыелып тора алгансың икән, азан яңгыраган 2-3 минут дәвамында гына сабыр итә алмыйсыңмыни? «Авыз ачуны тоткарламаска, ашыктырырга кирәк» дигән фикер китерелсә, «Азан авыз ачуны тоткарламый, киресенчә, авыз ачуның никадәр көтелгән, кадерле, дәрәҗәле булуын күрсәтә» — дип җавап бирергә мөмкин.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев