Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралы: бакчада мәк чәчәге үстерергә ярыймы?

Сорауга район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев җавап бирде.

Кайбер кешеләрнең түр бакчаларында куе кызыл, сары төстәге, эре чәчәкле мәк үсә. Мин дә быел кибеттән алып кайтып чәчкән идем. Тишелеп чыктылар, бөреләре дә бар. Әмма танышым мәк чәчәген утыртырга ярамавын әйтте. Аның сүзләреннән соң куркып калдым. Нишләргә инде хәзер, йолкып атаргамы?

Алсу Ф., Кукмара
 
Сорауга район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил НУРГАЛИЕВ болай дип җавап бирде:

 - Чыннан да, мәк чәчәген яратучылар бик күп. Әмма ул ике төрле була. Берсе – декоратив, ә икенчесе – «йокы» мәге (снотворный мак). Икенчесен утыртырга ярамый. Боларның икесен ничек аерырга соң, диярсез? Әлеге мәкләрнең ике төре дә бер-берсенә бик охшаш. Аны бары тик махсус экспертиза юлы белән генә ачыкларга мөмкин. Төгәл итеп нинди төр мәк сатып алганыңны белмисең икән, аны бөтенләй утыртмавың хәерле. Бу очракта мин бакчадагы мәкне җыеп алырга, алар урынына башка төр чәчәкләр утыртырга киңәш итәр идем. Чөнки полиция тарафыннан тикшерү булганда, «белмәдем» дигән сүз коткармаячак. 
Бакчаларында махсус үзләре чәчеп мәк үстерүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Штраф күләме саллы. Шулай ук суд карары нигезендә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яисә ике елга кадәр ирекне чикләү, 2 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Җинаять эше дә кузгатылуы бар. Кайбер очракларда наркоманнар үзләре үк бакчаларга мәк, киндер орлыклары чәчеп китеп, билгеле бер вакыттан соң аны җыярга кереп, хуҗага да зыян салып чыгарга күп сорамый. Шуның өчен иминлек хакында да онытмаска кирәк.

Узган ел районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын-кызга зур күләмдә штраф салынган иде. Аның бакчасыннан 180 төп мәк үсентесе алынды. Шулай ук шәһәрдә үз йортлары белән яшәүчеләр арасында да җаваплылыкка тартылучылар булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X