Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зуркукмаралылар солдатларга оекбаш бәйлиләр

Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз, диде Зур Кукмара мәдәният йортының директоры Рузилә Зарипова.

Зур Кукмара мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» берләшмәсендә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырганнар.

«Безнең мәдәният йортында “Оста куллар” берләшмәсе күптәннән эшләп килә. Без анда чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Әмма илдә барган вакыйгалардан да битараф калмыйбыз. “Хәрбигә ярдәм ит” акциясе кысаларында мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җыюны оештырдык. Бу эшне алга таба да дәвам итеп, җирлекнең ватсаптагы авыл төркемнәре аша битараф булмаган якташларны оекбашлар бәйләргә берләшмәгә чакырдык. Атнага ике тапкыр: сишәмбе һәм җомга көннәрендә җыелырга сөйләштек. Беренче көнне унлап кеше килде. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә бик күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз», - диде Зур Кукмара мәдәният йортының директоры Рузилә Зарипова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев