Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек балалар бакчасында төрле авыллардан килгән 12 кыз үз осталыкларын күрсәтте

Нәниләр "Татар кызы-2019" бәйгесендә көч сынашты

Март аенда Зур Сәрдек “Әкият” балалар бакчасында “Татар кызы-2019” бәйгесе булды. Биредә Адай, Аш-Буҗи, Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек һәм “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 12 кыз бала үзләренең осталыкларын күрсәтте.

Иң беренче бәйге “Үзем турында үзем” дип аталды. Һәрбер катнашучы гаиләсе хакында, гаилә әгъзаларының шөгыльләре турында бәян итте. Чыгышлар презентация белән үрелеп барды.

Икенче бәйге – “Әнием белән бергәләп”. Кызлар әниләре ярдәме белән тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Өстәлгә 12 төрле тәм-том тезелеп куелды. Катнашучылар ризык пешерү серләрен ачтылар, оста итеп сөйләп тә бирделәр.

Иҗади бәйгедә алар төрле сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Зур Сәрдек кызы, 5 яшьлек Айсылу Фәттахова көянтә-чиләкләр белән биеп тә алды. Аннан табышмаклар әйтешеп, бераз ял иттеләр, “Түбәтәйле” уенын бик матур итеп тәкъдим иттеләр.
Иң ахыргы бәйге “Әбиемнең серле сандыгы” дигән иде. Һәр гаиләдә әби-бабалардан, туганнардан калган истәлекләр ядкәр итеп саклана. Кызлар халкыбызның күңел җәүһәрләре, җаны хакында сөйләүче чигүле түбәтәйләр, кулъяулык, ашъяулык, чулпы, беләзек, алкалар белән таныштырды. Ә әти-әниләре исә буыннан-буынга калып баручы шәл бәйләү, итек басу осталыкларын ачты.

Бәйге тәмамлангач, һәр катнашучыга Мактау кәгазе һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, “Ак калфак” оешмасы тарафыннан бирелгән ике калфак үз җиңүчеләрен тапты.

Кечкенә балаларның осталыкларына, сөйләмнәренә шаккатып, алар белән горурланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев