Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмарада 132 төп нарат үсентесе утыртылды

«Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә «Гараж» волонтерлар төркеме дә катнашты.

«Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә «Гараж» волонтерлар төркеме дә катнашты. Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар истәлегенә Зур Кукмара авылы мәчете янәшәсенә нарат үсентеләре утыртылды. Акциянең әһәмияте җәмгыятебездә бердәмлек һәм табигатькә карата җаваплылык хисен ныгыту өчен зур мөмкинлек булып тора. 

Һәр кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш, дигән фикер табигать-Анабызга карата җаваплылыкны ассызыклый. Россия урманнарын торгызу кампаниясе кысаларында ел саен үткәрелә торган масштаблы «Урманны саклыйк» акциясе һәркемгә күңелендә йөрткән әлеге саваплы эшне башкарырга мөмкинлек тудыра. 

Республика матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, быел, 11 октябрьдә оештырылган әлеге акциядә Татарстанда яшәүче 20 меңгә якын кеше катнашкан һәм 700 гектар мәйданда 2,5 миллион үсенте утыртылган. Кызык, әлеге саннар эчендә без, ягъни Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлар төркемендәгеләр дә булдымы икән? Әмма исәпкә алынмасак та үпкәләмибез. Чөнки без дә, ул көнне 132 төп нарат үсентесе утыртып, искиткеч зур рухи ләззәт алдык. Әлеге фикер ничектер купшы, пафос беләнрәк яңгыраса да, чыннан да, хезмәтебездән бик канәгать калдык. 

Акция турында җомга көнне кичкә таба ишетеп алганнан соң, без дә әлеге изге эштә катнашыйк әле, дигән фикергә килдек. Теләк булу гына түгел, үсентеләрне каян да булса юнәтергә кирәк?! Кукмара урманчылыгы баш урманчысы Инсаф Хәев белән элемтәгә чыктык, ә аларның Түбән Кама якларындагы урманнарда агач утырту белән мәшгуль чаклары икән. Шулай булса да Инсаф абый 50 төп үсенте алып кайтырга сүз бирде. Рәхмәт яугыры, сүзендә «өчләтә» торды ул: волонтер Илдар Садретдинов, Кукмара урманчылыгына барып, ул алып кайткан 150 төп, икееллык нарат үсентесен Зур Кукмара мәчете янәшәсендәге мәйданчыкка бушатты.

Әлеге мәчет янәшәсендәге яр буе ташландык хәлдә иде. Бүгенге көндә бу тирә яңартыла, төзекләндерелә. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, мәчет яныннан стадионга кадәр булган 500 метр араны чистартып, шунда җәяүлеләр өчен тротуар ясау идеясе белән моннан берничә ел элек «яна башлый». 

— Кайчандыр бу хыялда гына иде. Өрәңге агачларын кисеп, җыештырып куеп булырмы дип, моннан җиде-сигез ел элек уйлана башлаган идем. Бакча башыгыздагы яр буен тәртипкә китерәсе иде дип, вакыт булган саен Октябрь һәм Вахит урамнарында яшәүчеләрнең һәркайсына кереп сөйләшеп, аңлатып йөрдем. Күпләр бу эшнең башкарылачагына ышанмады. Чөнки бер кешегә бер сүз әйтеп булмый торган заманада һәрбер тыкрык башына авыл халкы гомер буе чүп түкте, үзенең кирәксез әйберен ташыды. Анда ниләр генә юк иде! Рәхмәт, алар мине аңлады, тыңлады. Көнен билгеләп, трактор арбалары куеп, өмә оештырып, бу җирләрдәге чүпне түктек, — ди ул. 

Без әлеге наратларны нәкъ менә шушы мәйданчыкка утырттык. Һәм бу хезмәтебезне махсус хәрби операциядә вафат булган якташлар истәлегенә багышладык. Хәзер бурыч — үсентеләр аллеясе тернәкләнеп, күтәрелеп киткәнче, аларны «үз канатыбыз» астына алып тәрбияләп үстерү.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев