Яшьләр кайсы җырчыны күбрәк ярата?
Күпчелек шәһәр яшьләре татар эстрадасын тыңламый. Алар альтернатив татар музыкасын өстен күрә. Шулай да инстаграм битендәге язылучылар санына карап, яшьләрнең кемнең иҗатын күбрәк яратуын чамалап була.
Халыкның һәм бигрәк тә яшьләрнең нинди музыка тыңлавы турында мәгълүмат туплау шактый кыен. Моның турында бернинди статистика да юк. Күпчелек шәһәр яшьләре татар эстрадасын тыңламый. Алар альтернатив татар музыкасын өстен күрә. Шулай да инстаграм битендәге язылучылар санына карап, яшьләрнең кемнең иҗатын күбрәк яратуын чамалап була. Чөнки инстаграм ул күбрәк яшь аудитория утыра торган җир.
Бүгенге көндә язылучылар саны буенча лидер — Элвин Грей, аның инстаакаунтына 247 меңнән артык кеше язылган. Икенче урында 154 язылучысы булган Фирдус Тямаев, өченче урынны Илсөя Бәдретдинова ала, анда 113 менән артык язылучысы бар. Ришат Төхватуллин һәм Салават аккаунтына 90 меңнән артык кеше язылган.
Фото: ИА "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев