Ялларда Кукмарада яшенле яңгыр көтелә
Көндез һава температурасы 20-26 градус җылы тәшкил итәчәк.
Бу ялларда Татарстан территориясендә тотрыксыз уртача җылы һава һәм яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар белдергәнчә, һава шартлары төньяк-көнбатыш циклон белән бәйле, якындагы өч тәүлектә һава торышы үзгәрмәячәк.
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +11 градуска кадәр төшәчәк, көндез +20...+26 җылытачак.
Киләсе атнада һава торышында берникадәр үзгәреш көтелә. «Беренчел фаразлар буенча 16 һәм 17 июльдә республикага төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысы таралачак», – дип хәбәр итә метеорологлар.
Кызу көннәр көтелми. Көндез һава температурасы +21...+27 градус булачак. Урыны белән яңгыр явуы көтелә.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/13/189734/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев