Хезмәткәрләрен өмәдә катнашырга мәҗбүр иткән эш бирүче штрафка тартылырга мөмкин
Өмә — ирекле эш, һәм эш бирүче моңа бик сак карарга тиеш.
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне корпоратив, өмә һәм походларда катнашырга мәҗбүр иткән өчен штраф яный ала. Бу хакта «Абзац» белән әңгәмәдә Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белдерә, дип яза «Татар-информ» МА.
«Теләсә нинди куркыту, басым, шантаж — болар барысы да Хезмәт кодексы кысаларыннан чыга, һәм моның өчен хокукый нәтиҗәләр булырга мөмкин. Ким дигәндә административ штраф. Шуңа күрә өмә — ирекле эш, һәм эш бирүче моңа бик сак карарга тиеш», — диде Ярослав Нилов.
Ул эш бирүчеләрне игътибарлы булырга, куркынычсызлык техникасын үтәргә һәм Хезмәт кодексын истә тотарга чакырды.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев