Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Ватан хакына» иҗади бәйгесе: Җиңүчеләр арасында Кукмара районыннан Гөлназ Нәҗипова да бар

Бәйгедә барлыгы 150ләп иҗади эш катнашкан.

Бүген «Татар-информ»да «Ватан хакына» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгене Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырды.

«Ватан хакына» бәйгесенә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителә. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтта урнаштырылып бара. Бәйгедә барлыгы 150ләп иҗади эш катнаша. Катнашучылар арасында Татарстанның барлык районнары да бар.

Кукмара районының Аш-Буҗи авылыннан Гөлназ Нәҗипова «Бабамнардан килгән батырлык» номинациясендә өченче урын яулады.

«Ватан хакына» иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин бүләкләде. Җиңүчеләргә акчалата премия һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән махсус бүләк тапшырылды.

Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев