Үрәсбаш авылында яшәүче Анастасия Гурьевага 100 яшь тулды
Район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова Анастасия Андреевнага Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, үзенең изге, матур теләкләрен ирештерде.
Бүген Үрәсбаш авылында гомер кичерүче Гурьева Анастасия Андреевна үзенең бер гасырлык күркәм бәйрәмен билгеләп үтә. Йөз яшьлек әбине район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Кукморагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров, авылдашлары, күршеләре котлады.
Резедә Гаянова Анастасия Андреевнага Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, үзенең изге, матур теләкләрен ирештерде.
Гасыр әбисе тумышы белән Мамадыш районының Юкәче авылыннан. Ул Егор исемле Үрәсбаш авылы егетенә тормышка чыга. Гаилә башлыгы — тимерчелектә, ә хуҗабикә ындырда, яз көне басу-кырда, соңыннан мәктәптә каравылчы булып эшли.
«Дүрт ир балага гомер бирдек. Юрий — Кукмарада, Григорий — Нократ Аланында, Николай белән Валерий Үрәсбашта яшиләр. Биш оныгым, дүрт оныкчыгым бар», — ди ул.
Гасыр әбисен улы Николай гаиләсе бик яхшылап тәрбияли.
«„Бездә генә яшәмисеңме соң?“ — дип сорыйм да, бабаем рәнҗеп ятыр, төп нигезне ташлап китә алмыйм, ди. Көн саен иртә белән миченә ягам, ашарга исә өйдә пешереп алып киләм. Газ янына китергән юк хәзер, куркабыз. Нинди ризык җылытып бирсәм дә, рәхмәт әйтеп, яратып ашый. Соңгы берничә елда колагы начар ишетә, әмма хәтере бик яхшы, әллә кайчангы вакыйгаларны да исенә төшереп сөйли. Бик сабыр, зиһенле әби ул безнең», — ди килене Нина ханым.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев