Укучыларга МАХ мессенджерында аралашуның уңай якларын аңлаттылар
1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатларын МАХ мессенджерына күчерү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналардан мәктәпләрдә МАХ илкүләм мессенджерын куллану турында сораулар килә. Ведомствода мәктәп укучыларына ни өчен чит ил мессенджерларын куллануга караганда МАХ мессенджерында аралашу яхшырак икәнен аңлаттылар, дип яза «Татар-информ».
«Чит ил мессенджерларыннан аермалы буларак, MAX балаларның шәхси мәгълүматларын яклауны тәэмин итә. Шулай ук анда балалар өчен зыянлы мәгълүмат куелмый», — диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
МАХ мессенджерыннан файдалану өчен махсус белемнәр кирәкми. Мессенджерның эше белем бирү процессында катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә юнәлтелгән.
Мессенджер Россия законнары таләпләренә туры килә, аны куллану ирекле. Әмма дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары эш буенча аралашу өчен бары тик илкүләм мессенджерлардан гына файдалана ала.
1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатлары МАХ мессенджерына күчереләчәк дип планлаштырыла. Ә мессенджердан файдалану мөмкинлеге булмаган очракта, барлык кирәкле мәгълүматны мәктәптә алып була.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев