Тыелган сулыкларда ике ир-ат баткан
Соңгы яңалыклар

Тыелган сулыкларда ике ир-ат баткан

Фаҗига килеп чыгуга да нәкъ шул сәбәп булуы ихтимал

Татарстанда ике ир-ат тыелган урыннарда су коенганнар һәм батканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына автошәһәрдә Мәләкәс елгасында ир-ат батуы турында хәбәр килгән.

Фаҗига урынына килгән коткаручылар яр буеннан 30 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапканнар. 50 яшьлек ир-атның мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Икенче очрак республиканың Питрәч районы Көекле торак пунктында булган. Водолазлар җирле сулыкта ярдан 30 метр ераклыкта 61 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар һәм полицейскийларга тапшырганнар.

Ике ир-ат та тыелган урыннарда йөзгән. Фаҗига килеп чыгуга да нәкъ шул сәбәп булуы ихтимал.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

 


Нет комментариев