Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Өскебаш авылында гомер кичерүче Җәвәт Миннәхмәтов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Җәвәт абый тормыш иптәше Солтания апа белән, иңне-иңгә куеп, 25 ел гомер кичерәләр.

Түбән Өскебаш авылында яшәүче Җәвәт Миннәхмәтов 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов, җирле үзидарә ветераннар советы рәисе Гәүһәрия Гаяновалар ихлас теләкләрен җиткереп, район башлыгының рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Юбилярны бәйрәме белән котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килде. Алар туган көн иясенә Түбән Өскебаш авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч тапшырдылар. 

Җәвәт Миннәхмәтов 1934 елның 25 декабрендә Түбән Өскебаш авылында 4 балалы гаиләдә дөньяга килә. Урта профессиональ белем алганнан соң, күп еллар күпереп пешкән ипиләре белән дан тоткан Өскебаш пекарнясын җитәкли. Ул эшләгән чорларда Өскебаш икмәк пешерү йорты 19 авыл халкын иң кадерле ризык белән тәэмин итеп тора. Туган көн иясе үзе эшләгән елларны сагынып хәтерендә яңартты.

— Түбән Өскебаш авылында элек-электән пекарня булган. Анда әни белән Гата бабай эшләгән. «Гата клиндерләре» дип хәзер дә сөйлиләр. Мин, әни янына кереп, клиндерләр ясаша идем. Шуннан килгәндер инде миңа ипи пешерү серләренә өйрәнү. Әнинең эшен дәвам итәргә теләп, Мәскәү кооператив техникумында читтән торып 5 ел укыдым. Укуны тәмамлагач, Кукмара ипи пешерү комбинатында, Лубян пекарнясында эшләдем, аннан, авылга кайтып, пекарня мөдире булып урнаштым. Хәтерлим әле: онга трактор белән иртәнге сәгать биштә китәбез, кичке унда кайтабыз. Кукмарадан килгән кешеләр сезнең ипи тәмле, күчтәнәчкә ипи алып кайтыйк әле, дип керәләр иде. Пекарняны сүткәндә бик читен булды, эшне дәвам итүче табылмады, — диде ул авыр сулап. 

Җәвәт абый тормыш иптәше Солтания апа белән, иңне-иңгә куеп, 25 ел гомер кичерәләр. Пар канатының бакыйлыкка күчкәненә дә инде 6 ел вакыт узып киткән. 

Бүгенге көндә ул үзе генә яшәсә дә, аны ялгыз дип әйтеп булмый. Шул ук авылда гомер итүче бертуган сеңлесе Равия белән аның тормыш иптәше Ильяс Җәвәт абыйның беренче ярдәмчеләре. Ул үзе дә әле, сөбханалла, күп итеп казлар, тавыклар асрый, бакча тирәсен дә карап-чистартып тора, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, булганына шөкер итеп, акрын гына гомер көзеннән атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев