Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Торак хуҗасы ризалык бирмәсә дә, газ хезмәткәрләренә фатирга керүне рөхсәт итәргә җыеналар

Аннары тикшерү полиция яки ФССП хезмәткәрләре белән бергә үткәреләчәк.

Торак хуҗалары риза булмаса да, Россиядә газ хезмәтендә эшләүчеләр җиһазларны тикшерү өчен фатирларга керү хокукы алырга мөмкин. Монда суд карары чыгарылган очраклар турында сүз бара. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты урынбасары Сергей Колунов «РИА Новости»га әйткән, дип яза «Татар-информ» МА.

Дәүләт Думасы 26 февральдә беренче укылышта хуплаган закон проекты хәзер эшләнеп бетерелә. Мондый эшләрне карау срокларын кыскарту һәм Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла, шул рәвешле суд карарлары шунда ук үтәлергә тиеш булачак.

Колунов аңлатканча, газ хезмәткәрләренә керергә рөхсәт бирмәсәләр, алар судка мөрәҗәгать итәчәк, һәм суд 12 көн эчендә карар чыгарырга тиеш. Аннары тикшерү полиция яки ФССП хезмәткәрләре белән бергә үткәреләчәк.

Шулай ук торак хуҗаларына алдагы тикшерү турында хәбәр итү тәртибе билгеләнәчәк. Депутат тәкъдиме буенча, хәбәрләр электрон формада һәм басма рәвештә кимендә ике тапкыр җибәрелергә мөмкин. Бу инициатива гражданнар иминлеген арттыру һәм газ җиһазларында аварияләрне булдырмау максатыннан эшләнгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo