Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Илнур Бикбовны соңгы юлга озаттылар
Аңа 1 гыйнварда 42 яшь тулган була.
Бүген Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Бикбов Илнур Наил улын соңгы юлга озаттылар. Аңа 1 гыйнварда 42 яшь тулган була.
Хәрбинең тормыш иптәше, кызлары, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов, Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллиннар уртаклашты.
Бикбов Илнур Наил улы туган авылы Нырты зиратында җирләнде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев