Түбән Үрәс мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды
Чарада Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусьтан килгән вәкилләр дә катнашты
Түбән Үрәс мәктәбендә Казан федераль университеты белән берлектә "Фән дөньясында" исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чарада Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусьтан килгән вәкилләр дә катнашты. Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Менделеевск, Кукмара районнарыннан килгән 150гә якын 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре төрле секцияләрдә чыгыш ясады.
Чыгышлар теманың актуальлеге, материалны бәян итүнең логикалыгы, фикерләрнең һәм нәтиҗәләрнең дәлилләнүе, ораторлык сәнгатенә карап бәяләнде. Секция утырышлары тәмамланганнан соң, катнашучылар бер-берсе белән “түгәрәк өстәл” артында фикер алышты.
Укучылар арасында беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнеп, һәркемгә дә Казан федераль университетының дипломы, Рәхмәт хаты һәм сертификатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев