Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанның хәрби комиссары: «Срочниклар»ны махсус хәрби операциягә җибәрмәячәкләр

Быел ашыгыч хезмәткә якынча 3 мең татарстанлы чакырылачак.

1 ноябрьдән бөтен ил буйлап гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Россия Саклану министрлыгында аңлатуларынча, алда торган чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция уздыру белән берничек тә бәйле түгел, дип яза «Татар-информ» МА.

«Чакырылыш чаралары план буенча, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда үткәреләчәк», - дип аныкладылар Россия Саклану министрлыгында.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, быел ашыгыч хезмәткә якынча 3 мең татарстанлы чакырылачак. Алар махсус хәрби операциядә катнашырга җәлеп ителмәячәк.

фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев