Татарстанның Мактау тактасында 15 мең хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Мактау тактасында 15 мең хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылачак

Лауреатлар турындагы мәгълүмат цифрлы платформада урын алачак.

Татарстанның Мактау тактасы булдырылды, анда төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләре турында мәгълүмат урын алачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Мактау тактасын булдыруда республиканың 5 меңгә якын зур һәм кече предприятиесе катнашкан. Алар 15 мең хезмәткәрне бүләкләргә тәкъдим итте.

«Кандидатлар арасында атказанган ветераннар, тәҗрибәле белгечләр һәм махсус хәрби операция геройлары», — дип искәртте Миңнеханов.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев