Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Һәлакәт төнлә булган.
Азнакай районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм биш кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
«Төнлә Җәлил һәм Актүбә бистәләренә илтүче юл чатында «УАЗ» белән ундүртенче модель «Лада» автомобильләре бәрелешкән», — дип сөйләделәр шаһитлар.
Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын биш кешене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.
фото: очевидцы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев