Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 61 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 61 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 9489 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 61 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 16 кеше хастаханәгә салынган, калган 45 кеше өендә дәвалана. Өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 37. Югары Ослан районында – 4, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга районнарында – 3әр, Түбән Кама, Лениногорск районнарында – 3әр, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Саба, Чистай районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 9489 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8318 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 124кә җиткән.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев