Татарстанда тәүлек эчендә 63 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә 63 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада 9243 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 63 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза  «Татар-информ».

Шуларның 4се читтән кертелгән, 59ы - элемтә нәтиҗәсендә. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 54 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 36, Чаллыда һәм Нурлат районында – алтышар, Әлмәт районында – 3әр, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Камада - икешәр, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 9243 Covid-19 очрагы теркәлгән, 8128 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 е узган тәүлектә. Коронавирусның корбаннары саны 121 гә җиткән.

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев