Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 59 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8816 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 59 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 54 кеше өендә дәвалана.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 42 очрак. Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында - икешәр, Биектау, Лаеш, Тәтеш районнарында - берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8816 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7792 кеше терелгән.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев