Республикада бу бөтен вакыт эчендә 8757 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 51 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә салынган, калган 33 кеше өендә дәвалана.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 24 очрак. Яр Чаллыда - 10, Түбән Кама районында - 3, Югары Ослан, Биектау, Лаеш районнарында - 2шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск, Норлат, Саба, Тукай, Ютазы районнарында - берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 8757 Covid-19 очрагы теркәлгән, 7754 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Нет комментариев