Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7417 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 22. Яшел Үзән районында – 4, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында – берәр очрак.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 7417 Covid-19 очрагы теркәлгән.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев