Татарстанда кырау төшәргә мөмкин
Соңгы яңалыклар

Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Көндез +12..+17º градус булачак

Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер районнарда туфракта 0 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +0.+5 градус, көнбатыш районнарда +9 градус булачак. Ә көндез +12..+17º градус.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев