Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 28 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 28 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 62 кеше өйдә дәвалана. Алты очрак – читтән кертелгән, 84е элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 38 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә - 10, Әтнә, Яшел Үзән районнарында - алтышар, Түбән Кама районында – 4, Буа, Чүпрәле, Алабуга районнарында – өчәр, Әлмәт, Балтач, Лениногорск, Питрәч районнарында – икешәр, Апас, Арча, Югары Ослан, Биектау, Камско-Устье, Лаеш, Мөслим, Сарман, Теләче районнарында берәр кеше коронавирус белән авырый.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 2787 очрагы расланган, 1907 кеше савыккан. Үлем очраклары – 10.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев