Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 6694 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 25 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 3 кеше хастаханәгә салынган, калган 22 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 19. Буа, Түбән Кама районнарында – икешәр, Югары Ослан, Питрәч районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6694 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5532 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев