Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 21 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 21 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6761 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 21 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 1 кеше хастаханәгә салынган, калган 20 кеше өендә дәвалана. Дүртесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 13. Питрәч районында – 2, Яр Чаллы, Балтач, Кама Тамагы, Норлат, Саба, Чистай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6761 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5581 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев