Татарстанда көчле яңгырлар көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле яңгырлар көтелә

Республикада аязучан болытлы һава саклана.

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда болытлы, яңгырлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә ява башлаган яңгыр көндез дәвам итәчәк, урыны-урыны белән көчле яңгырлар көтелә.

Көчле җил була, тизлеге секундына 6-11 метр. Кайбер урыннарда тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (ләкин Казанда түгел).

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
 

 


Нет комментариев