Татарстанда көчле буран чыгачак
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле буран чыгачак

Синоптиклар республикада һава шартларының начараюы турында кисәтә.

 Иртәгә, 2 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән көчле буран сакланачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. 

Төньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Автомобиль йөртүчеләрне юлларда көчле бозлавык булуы турында кисәтәләр, дип яза "Татар-информ".

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"


Нет комментариев