Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда инвалидлыгы булган 637 кеше мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашкан

Эш эзләүчеләргә шулай ук психологик ярдәм күрсәтелгән һәм түләүсез һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелгән.

Татарстанда инвалидлыгы булган 637 кеше мәшгульлек үзәкләре аша эш тапкан. Эш эзләүдә ярдәм сорап барлыгы 1 035 кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре һәр мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль якын килү юлларын тапканнар, мәшгульлеккә ярдәм итүнең шәхси планнарын эшләгәннәр һәм һөнәри тәҗрибәне, шәхси мәнфәгатьләрне һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, вакансияләрне сайлаганнар.

Эш эзләүчеләргә шулай ук психологик ярдәм күрсәтелгән һәм түләүсез һөнәри белем алу мөмкинлеге бирелгән.

Аерым алганда, 49 кеше ЭВМ операторы, экскурсовод, тегүче һәм башка белгечлекләрне үзләштергән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев