Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы махсус режим: Кукмарада рейдлар дәвам итә

Янгынга каршы махсус режим чорында һәркемнең җаваплылыгы аеруча зур.

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. 

Әлеге чорда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Шул уңайдан Балтач һәм Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Фәрхәд Кәримуллин, Фаиз Шәфигуллиннар белән рейдка чыктык. 

— Янгынга каршы махсус режим вакытында чүп-чар, корыган үләннәр яндыру, ачык утта азык әзерләү, урманнарга чыгу, пиротехник эшләнмәләрдән файдалану катгый тыела, — ди бүлекнең өлкән дознавателе Фәрхәд Кәримуллин. — Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау, тиеш булмаган урыннарда учак ягу һәм аны күзәтүчесез калдыру, урманнарга сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре ташлау бәла-казаларга китерә дә инде. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ штрафлар икеләтә күләмдә каралган: 10 мең сумнан башлап 20 мең сумга кадәр. Ә менә урман территориясендә учак ягу нәтиҗәсендә янгын чыкса, җинаять эше кузгатылырга мөмкин. 

Бүлек хезмәткәрләре аңлатканча, район территориядә җир өслеге янган очракта, Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җыелып, кичекмәстән чаралар күрелергә тиеш. 

Рейд барышында шәһәр халкы белән аралаштык. Королев урамында яшәүче Людмила Семенова һәм Гөлсәрия Сафиналар икесе дә гомер буе киез итек-киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. 

— Йортыбызда 1979 елдан яшибез. Без — бик дус, бердәм. Яшьрәк вакытта өй янындагы бакчабыз ялт итеп, көлеп торды, ниләр генә үстермәдек шунда. Хәзер олыгайдык: дәрт — бар, ә менә дәрман — юк, — ди алар. — Шулай да җир өслеге кипшергәч, быел да бергәләп йорт тирәсен җыештырырга көч таптык. Без балаларны да гел караштырып торабыз, шырпы белән уйнамасыннар өчен кисәтүләр ясыйбыз. Кайбер малай-кызлар бик акыллы, кулларындагы чүпләрен савытка сала, ә кайберләре күз алдыңда җиргә ташлап китә. Әле өстәвенә авыз эченнән нидер әйтергә дә мөмкин. Эскәмиядә "усал әби«ләр булып утырабыз инде шулай. 

Капка төпләренә әзерләп куелган чүп капчыкларын вакытында алып китүчеләргә дә рәхмәт сүзләре ишетелде. 

— Чүпне атнаның һәр дүшәмбесендә чыгарабыз. Бик рәхәт, уңайлы. Корыган агачларның ботакларын ваклап мичкә ягабыз. Тимер мич түгел безнең, кирпечтән ясалган, яхшы, — ди Раиф абый Хәкимов. — Янгынга каршы режим кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәсен иде ул. Яңгырлар булуга карамастан, корыган үлән шытырдап тора, аңа янып китү өчен бер очкын җитә. Иртән торып ишегалдына чыккач та, борынга ят ис килеп бәрелсә, аркадан «тараканнар йөгерешә» башлый. Безнең урамда йортлар бигрәк тыгыз урнашкан, шуның өчен дә куркыта. Шашлыкларны да әллә нигә бер кыздырабыз, анысы да җәй көне елга буена барып. 

Без килгәндә, Суфия Минемуллина да гаиләсе белән капка тирәсен чистартып йөри иде. Аларга да кагыйдәләр язылган белешмәләр тапшырылды. 

— Чисталыкны, матурлыкны яратабыз. Шуның өчен һәрдаим тырмалап, себереп торырга тырышабыз, — ди ул. — Чүп-чар, корыган үләннәрне беркайчан яккан юк, капчыкларга тутырабыз. Сакланганны Ходай саклар.

Янгынга каршы махсус режим чорында һәркемнең җаваплылыгы аеруча зур. Гади генә кагыйдәләрне үтәү күп кенә фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә. Хәвефсезлек — һәркайсыбыз кулында.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев