Юл һәлакәте Тукай районының Суровка авылы янында килеп чыккан.
Республиканың Тукай районы Суровка авылы янында авария булган. Җиңел автомобиль һәм «Газель» машинасы капма-каршы бәрелешкән.

«Газель» шоферы сүзләренә караганда, кайсыдыр бер мизгелдә Renault автомобиле каршы якка килеп чыккан һәм машиналар бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га автошәһәрдә яшәүче үз хәбәрчесеннән билгеле булды.

Фото: Валентин Кулагин / «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев